+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 октябрь 2017, 17:07

Тәүтикшерүче постта

Федоровка районында эчке эшләр бүлегенең тәүтикшерү подразделениесе 1993 елда барлыкка килә. Бүгенге көндә төркем штатында өч кеше эшли. Полиция майоры А. М. Мостафин 2014 елдан тәүтикшерү бүлеге начальнигы булып хезмәт итә. Ул бу төркемдә 2009 елдан эшли.

Белешмә. Тәүтикшерүче – тәүтикшерү органының вәкаләтле шәхесе. Үз эшчәнлеге йомгаклары буенча суд акты төзи, җинаяти җаваплылыкка үзаллы җәлеп итми. Тәүтикшерүче законга ярашлы, судка кадәрге тикшерүләр үткәрә. Аның эшчәнлеге тикшерүченеке белән охшаш, әмма чикләнгәнрәк.
Төркем эше белән безне таныштырган вакытта Азат Муса улы менә нәрсәләр сөйләде:
- Тәүтикшерү подразделениесендә чагыштырмача яшь хезмәткәрләр эшли. 2016 елның июленнән төркемдә өлкән лейтенант Юдин Сергей Дмитриевич хезмәт сала. Тәҗрибәсе аз булуына карамастан, инициатива күрсәтә, үз бурычын җиренә җиткереп башкара. Җинаять эшләрен законда каралган вакыт эчендә тикшерә. Кануниятне бозмый.
Читайте нас: