+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
31 октябрь 2017, 17:08

Приставлар Закон һәм хөкем таләпләре үтәлеше яклы

Иртәгә, 1 ноябрьдә, суд актлары, башка органнар һәм вазыйфалы затларның актларын мәҗбүри үтәтү бурычы йөкләтелгән суд приставлары федераль хезмәте һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләячәк. Районда суд приставлары хезмәтенең ничек оештырылуы турында Суд приставлары федераль хезмәте БР буенча идарәсенең Федоровка районындагы суд приставлары бүлеге начальнигы - өлкән суд приставы Л. Я. Ибраһимова сөйли.

- Ләйсән Яһүдин кызы, суд приставлары эшчәнлеге кайчан башлады?

- Русия дәүләт корылышында мондый хезмәт һәрвакыт булган. Ул вакытта приставларның полномочиеләре күбрәк булган: үз эшенә алар полицияне дә, хәрби частьларны да җәлеп иткән, өстәвенә, суд карарын үтәмәгән өчен җаваплылык та зуррак булган - кулга алып, эшкә һәм каторга эшләренә җәлеп итү. Шулай булуга карамастан, барысы да бу хезмәтнең кешеләргә яхшылык һәм гаделлек китерүенә ныклы ышанган, шуңа күрә аны имин эш дип атаганнар. Еллар үткән, әмма бу дәүләт эшчәнлегенең асылы үзгәрмәгән. Алар Закон һәм хөкем таләпләре үтәлеше хакына хезмәт иткән.

Ә һөнәри бәйрәмебезне 2009 елдан Русия Федерациясе Президентының 8 сентябрендәге 1019 санлы “Суд приставлары көнен булдыру турында”гы Указы белән рәсмиләштерелде. Президентның башка Указлары белән хезмәтнең геральдика тамгасы – эмблемасы һәм флагы рәсмиләштерелде. Бу әһәмиятле факт – Русия суд приставлары казанышларын тану һәм гомум Федераль хезмәтнең югары статусын күтәрү, дигәнне аңлата.
Читайте нас: