-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 ноябрь 2017, 13:53

Ятим балаларга - торак

Республика прокуратурасы боерыгын үтәү кысаларында, район прокуратурасы тарафыннан ятим балаларны, әти-әни карамаганнан мәхрүм калган һәм алар исемлегенә кергән балаларны торак белән тәэмин итү өлкәсендә балигъ булмаганнар турындагы кануниятне үтәү тикшерелде.

Республика канунияте белән муниципаль берләшмәләрнең урындагы үзидарә органнарына ятим балаларны һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт полномочиеләре бирелгән.

Тикшерү барышында Федоровка районында шушы категориягә караган ике ятим баланың озайлы вакыт дәвамында торак алуда мохтаҗлар исәбендә торуы ачыкланды. Аларның 18 яше тулуына карамастан, Федоровка районы муниципаль район хакимияте аларга яшәү урыны тәкъдим итмәгән.

Район прокуроры дәгъвалары буенча муниципаль район хакимиятенә бу шәхесләрне торак белән тәэмин итү бурычы йөкләтелде.

Р. КУВАНДЫЙКОВ,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: