+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 ноябрь 2017, 15:56

Авыл халкы аңа ышаныч белдерә

Үзенә беркетелгән участокта законлылыкны һәм тәртипне тәэмин итү өчен участковыйга нинди генә функцияләр башкарырга туры килми. Ул булганда халык үзен тыныч тота, хәвеф янамавына ышана. “ И снова Анискин” һәм “Участок” нәфис фильмнарындагы яраткан геройларыбыз шикелле, Дедово авыл биләмәсе һәм Динес авыл советы территорияләрендә Юрий Савельев хокук сагында тора.

Ю. Савельев (сулдан беренче) чираттагы планеркада.

Тыйнак һәм ачык күңелле полиция хезмәткәре дистә елга якын һөнәри бурычын җиренә җиткереп башкара. Участковыйның эше куркыныч та, авыр да, өстәвенә тәүлек әйләнәсенә. Ул гражданнар мөрәҗәгатен беркайчан да игътибарсыз калдырмый. Полиция хезмәткәре һәрвакыт ярдәмгә, “кызу” эз буенча җинаятьләрне ачарга яки аны булдырмый калырга, көнкүреш ызгышларны хәл итәргә ашыга. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең хезмәт нәтиҗәсе оператив һәм төгәл эш итүгә генә бәйле түгел. Кайвакыт эзләүченең игътибарлылыгы төп роль уйный. Аңа кайчак кыю герой һәм психолог булырга, зыян күрүче белән кайгырырга яки мөрәҗәгать итүчеләргә киңәш бирергә туры килә. Юрий Валерьевич һәркемне тыңлый, аның белән уртак тел таба белә. Шуңа күрә дә халык аны хөрмәт итә, ышана. Бу турыда аларның рәхмәт сүзләре үк әйтеп тора.
Аның эшен җитәкчелек тә югары бәяли. Капитан Савельев полиция бүлекчәсенең иң яхшы участок уполномоченныйлары исәбендә.
Аның өчен гаиләсе ышанычлы терәк булып тора. Ире хезмәтенең үзенчәлекләрен һәм авырлыгын тормыш иптәше Вера Никандровна яхшы аңлый. Ул аңа бар яклап ярдәм итә. Ә кызы һәм уллары әтиләренең көчле, ышанычлы иңнәре артында үзләрен хәвефсез хис итә.
Читайте нас: