-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
24 ноябрь 2017, 13:33

Ятим балаларга диспансеризация үткәрү турында

Район прокуратурасы БР Федоровка район үзәк дәваханәсе тарафыннан ятим балалар һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган балаларның сәламәтлеген саклау турындагы кануниятне үтәвен тикшерде.

Район прокуратурасы БР Федоровка район үзәк дәваханәсе тарафыннан ятим балалар һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган балаларның сәламәтлеген саклау турындагы кануниятне үтәвен тикшерде.

Тикшерү барышында бу балаларга ел саен мотлак диспансеризация үткәрү турындагы таләпләрне бозу очраклары ачыкланды.

Шулай итеп, балигъ булмаган балалардан һәм аларның законлы вәкилләреннән медицина катнашлыгына ирекле ризалыгы алынмаган, балалар вакытында диспансеризация үтмәгән, учреждение тарафыннан медицина тикшерүе үткәрү планы төзелмәгән һәм аны үтү буенча карталар рәсмиләштерелмәгән. Медицина тикшерүе үткәрүгә тиешле өйрәнү үтмәгән врач-стоматолог җәлеп ителгән.

Прокуратура тикшерүе йомгаклары буенча, гаепле вәкаләтле затлар дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тарттырылды, шулай ук ачыклангын бозуларны бетерүгә чаралар күрелде.

Р. КУВАНДЫЙКОВ,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: