+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 декабрь 2017, 13:02

Азат ителгәннәрне күзәтү

2017 елның 29 маеннан “Русия Федерациясенең иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләрне административ күзәтү мәсьәләләре буенча аерым кануният актларына үзгәрешләр кертү турында” 102 санлы федераль законы белән Русия Федерациясе Хөкем үтәү кодексына, “Полиция турында”, “Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләрне административ күзәтү турында” федераль законнарына, Русия Федерациясе административ суд эше кодексына үзгәрешләр кертелде.

Бу закон тарафыннан иректән мәхрүм итү урыннарында экстремистик һәм террористик юнәлештәге шулай ук сәяси, иделогик, раса, милли һәм дини дошманлык яки нинди дә булса социаль төркемгә карата дошманлык хисе аркасында хөкем җәзасын үткән балигъ булган кешеләргә карата административ күзәтү каралган.

Төзәтү учреждениесенең административ дәгъва гаризасы нигезендә, күзәтү суд тарафыннан бер елдан өч елгача билгеләнә.

Яшәү яки барыр урыны булмаган иреккә чыгарылган кешене административ күзәтү аның фактик яшәгән урыны буенча суд тарафыннан билгеләнә. Бу муниципаль биләмәнең шәһәр эчендәге, шәһәр районы ягъни шәһәр яки авыл биләмәсе территориясе булырга мөмкин. Шул ук вакытта күзәтү астында булган шәхескә суд тарафыннан билгеләнгән территориядән читкә чыгу тыела. Ул яшәгән урында полиция бүлекчәсендә исәпкә басарга һәм анда аена бер - дүрт тапкыр барып күренергә тиеш.
Читайте нас: