+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 декабрь 2017, 13:06

Медицина тикшерүе - яңача

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2017 елның 10 августындагы 514нче карары белән балигъ булмаганнарны профилактик медицина тикшерүен үткәрүнең яңа тәртибе расланды, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2017 елның 10 августындагы 514нче карары белән балигъ булмаганнарны профилактик медицина тикшерүен үткәрүнең яңа тәртибе расланды, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Профилактик тикшерүләр тәгаен яшьтә чирләрне ачыклау, наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне медицина кушуыннан башка куллану фактларын ачыклау максатында үткәрелә. Шулай ук сәламәтлек төркемен билгеләү һәм балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре яки башка законлы вәкилләре өчен киңәшләр әзерләү аларның максаты булып тора. Тикшерү вакытында балигъ булмаган баланың сәламәтлек төркеме; физик занятиеләргә йөрү өчен медицина төркеме билгеләнә, ә аларның нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар белем бирү оешмаларына җибәрелә.

Тәгаен яшьтәге балигъ булмаганнар профилактик медицина тикшерүе кысаларында үтәргә тиешле тикшеренүләр һәм табиблар исемлеге яңартылды. Белгеч-табибларлар тарафыннан үткәргән тикшерүләрнең һәм чир юклыгына шик булмаганда тикшерүләр үткәрүнең гомум вакыты ике тапкырга арттырылды; отчет һәм статистик формалар һәм аларны төзү тәртибе яңартылды.


Р. КУВАНДЫКОВ,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: