+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
8 декабрь 2017, 16:58

Ышанычсызлар реестры

2017 елның 1 июлендәге 132 санлы Федераль закон тарафыннан “Коррупциягә каршы тору турында”, “Русия Федерациясе прокуратурасы турында”, “Русия Федерациясенең дәүләт гражданлык хезмәте турында” федераль законнарына, “Муниципаль хезмәт турында” федераль законына, Русия Федерациясенең Хезмәт кодексына һәм Русия Федерациясенең башка кануният актларына үзгәрешләр кертелде.

Закон чыгаручы орган тарафыннан берничә федераль законга ышанычны югалту сәбәпле, эштән бушатылган кешеләр турындагы мәгълүматны шушы максаттан махсус төзелгән реестрга кертү турында положениеләр белән тулыландырылды. Мәгълүматлар кертү, реестрдан мәгълүматларны алу тәртибе, шулай ук дәүләт хезмәте өлкәсендә дәүләт мәгълүмати системасына реестрны кертү һәм урнаштыру тәртибе Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Хәзерге вакытта, РФ һәм аның субъектлары дәүләт вазыйфалары, муниципаль вазыйфалар, РФ һәм муницпаль дәүләт гражданлык хезмәтләр вазыйфаларын биләгән шәхесләргә карата ышанычны югалту сәбәпле, эштән бушату төрендәге җәза бирү каралган.

Эштән бушатылганда яки полномочиеләр туктатылганда тиешле язу хезмәт кенәгәсенә языла. Шул ук вакытта хезмәт кенәгәсенә эш бирүченең ни сәбәпле килешүне таркату сәбәбе күрсәтелә.

Намуссыз кешеләр арытабан эшкә урнашканда элекке эш урыныннан ни сәбәпле бушатылуы турындагы мәгълүматны яшерүе ихтимал. Реестр булдыру дәүләт (муниципаль) хезмәте, дәүләт (муниципаль) вазыйфасына кандидатлар сайлаганда оператив мәгълүмат белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бу үзгәрешләр 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Р. КУВАНДЫКОВ,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: