-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 декабрь 2017, 13:13

Җимерек плотина

Район прокуратурасы тарафыннан Федоровка районы МРның Балыклы авыл советы авыл биләмәсе муниципаль берләшмәсе милкендә булган Зур Балыклы елгасында урнаштырылган плотина – гидротехник корылма тикшерелде.

Объектны тикшерү барышында плотинаның төптән су җибәрү механизмы төзек булмавы ачыкланды: су плотинаны торба чыккан урынын юа, бу аның җимерелүенә китерүе ихтимал.

Бу корылманың авария хәлендә булуын һәм файдаланырга ярамавын күрсәтә.

Прокурор дәгъвасы буенча, муниципаль берләшмә башлыгына бозыклыкны бетерүне йөкләтү турында карар кабул ителде.

Суд карарын үтәү район прокуроры контролендә.

А. ШУКЮРОВ,

район прокуроры, юстициянең

өлкән советнигы.
Читайте нас: