+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 декабрь 2017, 16:37

Коррупциягә каршы көрәш

РФ Президентының 2017 елның 19 октябрендәге “Коррупциягә каршы көрәш турындагы кануниятне үтәү буенча контрольне көчәйтү максатында Русия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 431 санлы Указы үз көченә керде.

РФ Президентының 2017 елның 19 октябрендәге “Коррупциягә каршы көрәш турындагы кануниятне үтәү буенча контрольне көчәйтү максатында Русия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 431 санлы Указы үз көченә керде. Моңа ярашлы, РФ Президентының коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә чыгарган кайбер указларына үзгәрешләр кертелде.

Гомумән, федераль дәүләт органнары кадрлар хезмәте подразделениеләренең аерым функцияләре, бигрәк тә РФ дәүләт вазыйфасына тагаенләнгәндә гражданнар тапшырган мәгълүматларның дөреслеге һәм тулылыгы, коррупцион хокук бозуларны профилактикалауга кагылышлы булу-булмавы исбатлана.Федераль дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү буенча һәм конфликтлы хәлләрне көйләү буенча комиссияләре турында Положениегә үзгәрешләр кертелде.

Шулай ук Русия Федерациясенең дәүләт вазыйфасында эшләүче шәхеснең хезмәткә карата таләпләрне үтәүгә кагылышлы коррупцион мәсьәләләргә каршы көрәш һәм федераль дәүләт хезмәтенең аерым вазыйфалары һәм мәнфәгать конфликтларын, шулай ук гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләрен көйләү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы тарафыннан карау тәртибе турында Положениегә үзгәрешләр кертелде.

Бирелгән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсе буенча кабул ителгән карар төрләре күрсәтелгән, бу - коммерция яки коммерциянеке булмаган оешмада шәхеснең вазыйфа башкаруына яки гражданлык-хокук килешүе шартында эш башкаруга президиум рөхсәт ала, дигән сүз. Ягъни ул шәхеснең вазыйфа биләгәндә яки аның эше барышында коррупциягә каршы таләпләрне бозуын ачыклый ала.

РФ Президенты каршындагы Совет президиумы тарафыннан рәискә коррупциягә каршы көрәш буенча тикшерү кысаларында алынган мөрәҗәгатьләр, гаризалар, уведомлениеләр һәм материаллар тапшыру срогы озайтылды (7-30 көн, запрос җибәрергә туры килгәндә - 45 көннән 60 көнгәчә).

Шулай ук шәхеснең язма мөрәҗәгате, гариза яки уведомлениесен карау срогы 7 көннән 15 көнгәчә озайтылды.

Коррупциягә каршы көрәш максатында тикшерүләр вакытында кредит оешмаларына, РФның салым органнарына һәм Росреестр органнарына запрос җибәрергә хокуклы вазыйфалы затларның исемлеге киңәйтелде. Ул РФ Президентының 2013 елның 2 апрелендәге 309 санлы Указы белән расланды.

Кабул ителгән үзгәрешләр коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге дәүләт хезмәткәрләренең бурычларын киңәйтүгә юнәлтелгән. Димәк бу, 2018 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәткәрләренең күчемсез милек, транспорт чаралары һәм отчет чорында кайтарып бирмәү килешүе нәтиҗәсендә алынган кыйммәтле кәгазьләр турында мәгълүмат бирергә бурычлы булачак.

Учреждение җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук дәүләт (муниципаль) яки учреждение җитәкчесе вазыйфага дәгъва итүче гражданнар менә шундый формадагы белешмә тапшырырга тиешлеге турында исегезгә төшерәбез. Атап үтлгән шәхесләргә үзләренә генә түгел, ә балигъ булмаган балаларына да, тормыш иптәшләренә дә керем, милек һәм милек турында мәгълүмат бирергә кирәк.


И. СӘЙФУЛЛИН,

район прокуроры урынбасары.
Читайте нас: