+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 декабрь 2017, 16:52

Акчаны вакытында түләргә кирәк

Агымдагы елда прокурор тикшерүләре барышында заказчыларның дәүләт һәм муниципаль килешүләр буенча вакытында түләмәүләре сәбәпле, эшкуарларның хокуклары бозылуы ачыкланды.

Агымдагы елда прокурор тикшерүләре барышында заказчыларның дәүләт һәм муниципаль килешүләр буенча вакытында түләмәүләре сәбәпле, эшкуарларның хокуклары бозылуы ачыкланды.

Мәсәлән, БР Федоровка районы муниципаль районының Федоровка авыл советы авыл биләмәсе хакимияте “ГИП-Электро” җәмгыятенә муниципаль контракт буенча түләүләрне вакытында түләмәгән. Җәмгыять 2016 елның 12 гыйнварындагы килешүгә ярашлы, Федоровка авылында урамнарны яктырту системаларын ремонтлау һәм техник хезмәтләндерү буенча эшләр башкарган. Шул сәбәпле, БР Бюджет кодексының 162 мәддәсенең, 219 мәддәнең 3нче өлеше таләпләрен һәм килешү шартларын бозып, Федоровка авыл советы авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан килешү буенча түләү түләнмәгән һәм килешү буенча башкарылган эшкә вакытында түләнмичә, эшкуарлык субъектының хокуклары чикләнгән. Шул сәбәпле, “ГИП-Электро” җәмгыяте БР Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән.

Шушы факт буенча Совет адресына – Федоровка авыл советы авыл биләмәсе вәкәләтле органына күрсәтү чыгарылды, аны тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл биләмәсе хакимияте башлыгы дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды, ә 24600, 83 сумлык бурыч суд тикшерүләренә кадәр тулысынча түләнелде.

Дәүләт заказчысы – БР Федоровка район үзәк дәваханәсенең Росгвардия “Охрана” унитар предприятиесе белән килешүе буенча шундый ук бозулар җибәрелгән. Прокурор учреждениенең баш табибы адресына бозуларны бетерү һәм вазыйфа биләүче гаепле шәхесләрне дисциплинар җаваплылыкка тарттыру турында язу җибәргән.


И. СӘЙФУЛЛИН,

район прокуроры урынбасары.
Читайте нас: