-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 декабрь 2017, 11:33

Бар мәктәпләргә дә видеокүзәтү

Гамәлдәге канунияткә ярашлы, белем бирү оешмалары һәм “Ашкадар” сәламәтләндерү лагере кешеләр күпләп җыела торган объектлар исемлегенә керә.

Гамәлдәге канунияткә ярашлы, белем бирү оешмалары һәм “Ашкадар” сәламәтләндерү лагере кешеләр күпләп җыела торган объектлар исемлегенә керә. Федоровка район прокуратурасы тикшерүеннән, югарыда атап үтелгән учреждениеләрдә җитәкчеләрнең криминаль эшләрне башкаруны киметүгә юнәлтелгән чараларны тиешле дәрәҗәдә алып бармавы ачыкланды.

Учреждениедә балаларны физик яклау һәм саклау системасына караган таләпләр үтәлми: территория һәм учреждение биналары видеокүзәтү һәм тиешле тышкы ясалма яктылык системасы белән җиһазландырылмаган.

Район прокуроры дәгъвасе белән, суд МР хакимиятенә һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләренә видеокүзәтү системасын урнаштырырга кушты.

Хәзерге вакытта, суд карарын үтәү кысаларында, 24 учреждениедә тиешле җиһаз урнаштырылды һәм файдалануга тапшырылды.

Үтәлмәгән суд актлары район прокуроры контролендә.

Р. КУВАНДЫЙКОВ,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: