+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 декабрь 2017, 11:38

Су белән тәэмин итү чыганакларын сакларга

Урындагы үзидарә органнары тарафыннан хуҗалык-көнкүрештә су белән тәэмин итү чыганакларында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау турындагы кануниятне үтәү буенча район прокуратурасы тарафыннан тикшерү үткәрелде.

Чаралар барышында алты авыл биләмәсе территориясендә халыкны су белән тәэмин итү системасы барлыгы ачыкланды. Шул ук вакытта суэтем башнялары һәм скважиналары тирәсендә чүп үләннәре үсә, тирә-як яктыртылмый, территория уратып алынмаган, чит-ят кешеләр бернинди каршылыкларсыз үтеп керә ала. Террористик актлар – чыганакларны агулау, шулай ук аларны сафтан чыгару өчен шартлар җитәрлек.

Авыр сөземтәләрне булдырмау максатында, район прокуратурасы тарафыннан җитәкчеләргә карата карар чыгарылды, аларны тикшерү нәтиҗәсе буенча гаепле вәкаләтле шәхесләр дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды, шулай ук ачыкланган бозулар бетерелде.

А. ШУКЮРОВ,

район прокуроры, юстициянең өлкән советнигы.
Читайте нас: