+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 гыйнвар 2018, 11:35

Бала хокукларын яклау турында

РФ Югары Суды Пленумының 2017 елның 14 ноябрендәге 44 санлы карары белән ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки чикләү, шулай ук баланың гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда баланы тартып алуга бәйле бәхәсләрне хәл итүдә судлар тарафыннан кануниятне бердәм файдалану практикасын тәэмин итү максатында түбәндәге аңлатмалар бирелә.

РФ Югары Суды Пленумының 2017 елның 14 ноябрендәге 44 санлы карары белән ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки чикләү, шулай ук баланың гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда баланы тартып алуга бәйле бәхәсләрне хәл итүдә судлар тарафыннан кануниятне бердәм файдалану практикасын тәэмин итү максатында түбәндәге аңлатмалар бирелә.

Ата-ана хокукларын балалар мәнфәгатенә зыян китереп файдаланганда - аларга гомуми белем алуга каршы килгән, комарлы уеннарга, хәер сорашуга, сукбайлыкка, угрылыкка, фәхишәлеккә, алкоголь яки спиртлы эчемлекләр эчүгә, наркотик яки психотроп матдәләр куллануга, эшчәнлеген бетерү яки тыю турында үз көченә кергән суд карары булган җәмәгать яки дини берләшмәләргә яки башка оешмаларга җәлеп иткән очракта ата-аналар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе ихтимал.

Тагы да шуны әйтеп үтәргә кирәк, суд бала яшәгән шартларны тикшерү мәсьәләсен эшне суд тикшерүенә әзерләү стадиясендә хәл итәргә тиеш. Тикшерү акты һәм опека һәм попечительлек органының аңа нигезләнгән нәтиҗәсе барлык җыелган дәлилләргә таянып суд тарафыннан хәл ителә.

Ун яше тулган яки ун яшькәчә бала (әгәр дә суд баланың үз хокукларына кагылышлы мәсьәләләр буенча үз карашын әйтергә сәләтле дип тапса), каралган мәсьәлә буенча аның фикерен ачыклау максатында суд утырышында бала суд сорауларына җавап бирә ала. Шул ук вакытта, ун яше тулган балага карата ата-ана хокукын кабаттан тергезү турындагы карар баланың ризалыгы булганда гына суд тарафыннан кабул ителә.

Бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен башкача яклау мөмкинлеге булмаганда гына ата-ана хокукыннан мәхрүм итү рөхсәт ителә.

Ата-ана бурычларын авыр хәлдә калган һәм аларга бәйле булмаган башка сәбәпләр (мәсәлән, психик тайпылышлар яки башка хроник чирләр, хроник алкоголизм яки наркомания белән интегүчеләрне искәрмә итеп) буенча үти алмаучылар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителми.

Югарыда атап үтелгән очракларда, әгәр дә баланы әти-әнисе янында калдыру аның өчен куркыныч булганда, суд ата-ана хокукын чикләү турында карар чыгара ала.

А. ШУКЮРОВ,

район прокуроры, юстициянең өлкән

советнигы.
Читайте нас: