-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 гыйнвар 2018, 11:45

Хокук бозуларга юл куелмаячак

Ел саен, 12 гыйнварда Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләнә. Шушы көннәрдә без район прокуроры, юстициянең өлкән советнигы А. Н. Шукюров белән очрашып әңгәмәләштек.

Ел саен, 12 гыйнварда Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләнә. Шушы көннәрдә без район прокуроры, юстициянең өлкән советнигы А. Н. Шукюров белән очрашып әңгәмәләштек.

- Асадхан Насраддин улы, ел башы – үткән елга йомгак ясау һәм яңа бурычлар билгеләү вакыты. Узган елда структурагызның күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләгез әле.

- 2017 елда район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсе буенча 1038 хокук бозу ачыкланды. Алар буенча бозуларны бетерү турында 250 представление чыгарылды (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда - 215), 107 протест китерелде, 200 дәгъва судка җибәрелде, 250 представление буенча 279 кеше дисциплинар җаваплылыкка җәлеп ителде. 2017 елда безнең инстанция буенча 80 кеше җаваплылыкка тарттырылды.

Миграцион кануниятне тикшергәндә берничә карарның дөрес кабул ителмәве ачыкланды. Прокурор протесты буенча бу законсыз карарлар кире кагылды. Балигъ булмаганнар мәнфәгатен һәм хокукын яклау өлкәсендә 5 бозу ачыкланды (2016 елда да бишәү иде). Үтәтү производствосында җиде бозу ачыкланды (2016 елда - 12).

Үзидарә органнары тарафыннан хокукый актлар төзүдә бозулар саны артуы күзәтелә. Болар авыл советлары, район хакимияте кабул иткән, гражданнар мәнфәгатенә кагылышлы хокукый актлар. Мондый актлар - икәү, тузган ел алар бөтенләй булмады.

-Сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме?

-Мөрәҗәгатьләр саныелдан-ел арта. 2017 елда район прокуратурасына 148 гариза, шикаять һәм мөрәҗәгать килде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, прокуратурага мөрәҗәгатьләр 38гә күбрәк булды, әйткәндәй, 26,6 процентка артты.

Шуларның 47се тикшерү өчен башка инстанцияләргә җибәрелде. Прокуратура тарафыннан 96 мөрәҗәгать каралды. Аларның 37се канәгатьләндерелде. Шушы мөрәҗәгатьләрнең сигезе урындагы үзидарә органнарының нигезсез эшчәнлегенә бәйле иде. Канәгатьләндерелгән 37 мөрәҗәгатьтә 218 бозу ачыкланды: бер эштән башка бик күп закон бозулар хасил була. Кызганычка каршы, бу вәкаләтле затларның кануниятне белмәве аркасында килеп чыга. Атап үтелгән 218 хокук бозуның 14е урындагы үзидарә органнарының законсыз эшчәнлегенә бәйле.

Шикаятьләр күп булса да, бу күрсәткечләр башка категорияләр буенча түбәнрәк. Шулай итеп, 2016 елда гражданнарның хезмәт хокукын бозулар- сигез, 2017 елда – ике, торак хокукын бозулар бишәү булды.

- Шушы бозулар буенча нинди чаралар күрелде?

- Ачыкланган бозулар буенча 10 протест, 21 представление кулланылды, 68 дәгъва гаризасы гражданнар һәм җәмгыять мәнфәгатендә судка җибәрелде. Шулай ук ике кешегә алдан искәртү ясалды, ягъни әлегә хокук бозу юк, әмма моның өчен шартлар да бар. Закон буенча эш бирүче һәр айның 10 числосына кадәр хезмәт хакын түләргә бурычлы. Шул ук вакытта айның 15 числосына кадәр хезмәт хакы күчерелми икән, (РФ КоАПның 5.27 маддәсе һәм РФ Җинаять кодексының 145нче маддәсе 1 пр. буенча) административ җаваплылыкка тарттырылу ихтималлыгы турында кисәтәбез.

- Прокуратура суд приставлары, полиция эшчәнлеге өстеннән дә күзәтчелек алып бара. Шушы структураларда да хокук бозу очраклары буламы?

- Гаризалар, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшергәндә хокук саклау органнары эшчәнлегендә 121 бозу ачыкланды. Шуларның 15е – тикшерү комитетының вәкаләтле затлар (тикшерүчеләр) эшчәнлегендә, Эчке эшләр министрлыгы органнары тикшерүчеләре эшчәнлегендә -34, тәүтикшерү органнары (участок уполномоченныйларын да исәпкә алып) - 69, суд приставлары хезмәте - 1, гадәттән тыш хәлләр эшчәнлегендә - 2 бозу.

Тикшерү комитеты буенча бозуларны ачыклауда эш кузгатмау буенча 2 карар кире кагылды. Канунияттә бозуларны бетерү буенча 2 таләп кертелде, алар каралды һәм канәгатьләндерелде. Шулай итеп узган елда 6 яшерен җинаять исәпкә куелды, шул исәптән берсе алдау юлы белән җинаять эше кузгатудан баш тарту турында законсыз кертелгән карар, берсе хокук бозу маддәсе квалификациясен түбәнәйтү юлы белән яшерелгән. Тикшерүчеләр тарафыннан бер җинаять кылучы (РФ Җинаять кодексының 118 маддәсе 1 өлеше буенча) 3 елга иректән мәхрүм ителгән, ә прокурор моның белән килешмәгән: хокук бозуны 111 маддәнең 1 өлешенә (белә торып җинаять эшләү) тап килә дип тапкан һәм җинаятьчене 8 елгача ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән. Шушы җинаять эше буенча РФ Җинаять кодексының 111 маддәсе 1 өлеше буенча суд карары законлы көченә керде.

Прокуратура тарафыннан, тикшерүчеләрнең һәм тәүтикшерүчеләрнең җинаять эше кузгатмау турындагы 53 законсыз карары кире кагылды. Шуларның тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан – 2, Эчке эшләр министрлыгы органнары тикшерүчеләре тарафыннан – 10, тәүтикшерү органнары –39, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан - 2.

- Ел башында һәрвакыт планнар турында сөйлибез. Прокуратура “сигналлар”, шикаятьләр буенча гына эшлиме?

- Планны без РФ Генераль прокуратура, БР прокуратурасы заданиеләренә ярашлы, шулай ук үз тикшерүләребез карарларыннан чыгып төзибез. Тәү чиратта хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә гражданнар хокукларын бозуга, хезмәт хакын вакытында түләмәүгә игътибар итәбез, “соры” хезмәт хакы дип аталганнары да читтә калмый. Ятим балаларның торак хокукларын саклау мәсьәләсе дә бик мөһим. Табигатьне саклау өлкәсе, шул исәптән урман, җир кануниятләрендә бозуларны ачыклау һәм балигъ булмаганнар хокукын яклауга өстенлек биреләчәк.

- Бәйрәм алдыннан хезмәткәрләрегезгә нинди теләкләрегез булыр?

- Хөрмәтле ветераннарыбызны, коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез – Прокуратура хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм! Барысына да ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек, бәхет телим.

- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Асадхан Насраддин улы. Сезгә һәм коллегаларыгызга уңышлар телибез.

Гәрәй ХАЛИТОВ әңгәмәләште.
Читайте нас: