РФ Конституцион Суды, үзенчәлекле климат шартларында, шул исәптән Ерак Себер һәм башка шундый суык урыннарда эшләүгә бәйле түләнелгән район коэффициенты һәм хезмәт хакына өстәмә процент түләүнең минималь күләме составына кертелмәвен аңлатты.
Конституцион суд үзенчәлекле климат шартларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән (МХХК) ким булмаска тиеш дигән карар чыгарды. Эш бирүче шушы таләпне үтәгәннән соң гына, район коэффициентын һәм өстәмә процентны билгеләргә тиеш.
Болай булмаганда, үзенчәлекле климат шартларында хезмәт салучы эшчеләрнең айлык хезмәт хакы имин климатлы төбәкләрдә эшләүче кешеләрнең хезмәт хакыннан аерылмаячак.
Шулай итеп, үзенчәлекле климат шартларында эшләүчеләр югары хезмәт хакы алу гарантиясен югалтыр иде, ә имин булмаган шартларда яшәгән һәм эшләгән гражданнарның югары чыгымнарга компенсациясенә хокуклары бозылган булыр иде. Дәүләтнең хезмәт хакын түләү өлкәсендә шундый хокукый көйләү бурычын урнаштыручы тигезлек һәм гаделлек конституцион принциплары да бозылыр иде.
МХХКнә район коэффициентын һәм өстәмә процентны кертү-кертмәү турындагы мәсьәлә суд практикасында төрлечә каралды. 2016 елда РФ Югары Суды район коэффициентын һәм өстәмә процентны кертеп, гомум суммада минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган эш хакы түләүне рөхсәт итте. Элегрәк РФ Югары Судының позициясе икенчерәк иде.
Хәзер эш бирүчеләргә РФ Конституцион Суды позициясен файдаланырга кирәк, ул альтернатив вариантларны бетерде. Хезмәт хакын хезмәт канунияте белән билгеләнгәннән азрак күләмдә түләүчеләргә штраф каралган. Вәкаләтле затлар өчен ул 10-20 мең сум, юридик затлар өчен 30-50 мең сум тәшкил итә.
район прокуроры ярдәмчесе.