-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 гыйнвар 2018, 12:27

Бүлек начальниклары җавап тотты

Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка район бүлекчәсендә йомгаклау киңәшмәсе узды. Бүлекчә начальнигы, полиция подполковнигы Хөсәенов Валерьян Илфат улы отчет белән чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка район бүлекчәсендә йомгаклау киңәшмәсе узды. Бүлекчә начальнигы, полиция подполковнигы Хөсәенов Валерьян Илфат улы отчет белән чыгыш ясады.

- Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлегенең 2017 елның 12 аена оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларын карап, Русия Федерациясе Президенты, Русия Федерациясе Хөкүмәте, Русия Эчке эшләр министрлыгының һәм Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының директив таләпләре буенча куелган оештыру һәм практик чаралар комплексының күпчелеге тормышка ашырылды, шулай ук Бүлекчәнең 2014-2016 елларда эшен тикшерү барышында Русия Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде.

2017 елда хезмәт һәм подразделениеләрнең төп тырышлыгы оператив-хезмәт эшчәнлеген арытабан камилләштерүгә, куелган мәсьәләләрне хәл итүдә эчке резервларны тагы да тулырак файдалануга, гражданнарның ышанычын арттыруга юнәлтелде, - диде Валерьян Илфат улы.

Начальникның чыгышыннан 2017 елның 12 аенда район территориясендә үтерүләр, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүләр теркәлмәве, талау, хулиганлык, куркытулар, ут төртү, бакча йортларыннан әйберләр урлашуга юл куелмавы, үлемечле юл-транспорт фаҗигаләре булмавы турында белдек.

Талаулар 1(-4), автотранспорттан урлашулар 2 (-2) саны кимеде. Исерек килеш кылынган җинаятьләр саны азайды 72 (-15).

Туктатып торылган эшләр 33 (-10), җинаять эшләре (узган елның шушы чорына карата -23,3 процент) кимеде, алдан мәҗбүри тикшерелергә тиеш булган категорияләр - 23 (-7), алдан тикшерү мотлак булмаганы – 10 (-3).

2017 елның 12 ае йомгаклары буенча, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны артты – 16 (+3) (+23,1 процент). Сәламәтлеккә авыр зыян китерү 3(+3), көчләү 1 (+1) фактларын теркәү 100 процентка артты.

- Мал урлаучыларны, бакчалардан, базалардан, кибетләрдән урлашкан җинаятьчеләрне эзләү эше тиешенчә алып барылмавын билгеләп үтәр идем, - дип дәвам итте докладчы чыгышын. – Коралның законсыз әйләнеше өлкәсендә эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый, 2017 ел йомгаклары буенча шушы категориядәге 2 (-3) эш ачыкланды, 1 корал кулланып кылынган җинаять эше теркәлде, тик ул ачыкланмый калды.

Валерьян Илфат улы үз чыгышында бүлекчәнең хезмәт һәм подразделениеләре эшенә ныклы тукталды.

2017 елда тикшерү төркеме тарафыннан 37 (-5) җинаять эше 11,9 процентка азрак бетерелде, 37 (-5) җинаять эше судка җибәрелде.

Узган чорда тәүтикшерүчеләр производствосындагы җинаять эшләре саны кимеде (63/-5), шуларның 6 (-3) җинаять эше РФ УПК белән билгеләнгән сроктан алда бетерелгән. Өстәмә тикшерүгә кире кайтарылган эшләр 1(-1). Аклау карары булмады.

2017 елда җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренең оператив-хезмәт эшчәнлеге алар ачыклаган җинаятьләр санының кимүен күрсәтте һәм ул 36 (-7) җинаять тәшкил итте. Бер оперуполномоченный тарафыннан 9 җинаять эше ачыкланды (БР буенча бу күрсәткеч 10,6 җинаять тәшкил итә).

2017 елда Бүлекчәнең икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору буенча төркем тарафыннан икътисади юнәлештәге 2 (-2) җинаять ачыкланды, җинаятьләрне ачыклау буенча бер оперуполномоченныйга 2 җинаять туры килде (БР буенча 3,7 җинаять).

Моннан тыш, икътисад линиясе буенча түбәндәге критерийлары буенча эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган:

- җинаять эшләре коррупцион юнәлештәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча судка юнәлтелгән шәхесләр саны;

- җинаять эшләре икътисади юнәлештәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча судка юнәлтелгән шәхесләр саны.

Дежур часте эше анализы кизү тәүлекләрдә җинаятьләрне ачу һәм тикшерүне оештыру буенча куелган бурычларның үтәлүен күрсәтә. Җинаятьне ачыклау буенча бер полиция участок уполномоченныена 5,5 җинаять эше туры килә.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тарафыннан 5/+2 җинаять ачыкланды, бер инспекторга 5 җинаятьне ачыкларга туры килде.

2017 елда миграция мәсьәләләре буенча бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 86 административ протокол төзелде, бер хезмәткәргә 43 протокол туры килде.

Район территориясендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында ЮХХДИ бүлекчәсе тарафыннан оператив эш башкарылды. Шул ук вакытта 2017 елда район юлларында 10(=) юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, анда (1/=) кеше һәлак булды һәм 11 (-3) кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.

Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең штат һәм кадрлар хезмәте хезмәткәрләре начальниктан үз эшчәнлекләренә карата уңай бәя ишетте.

Киңәшмәдә БР Эчке эшләр министрлыгының УОД начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Р. А. Хәсәнова, район хакимияте башлыгы урынбасары Э. Н. Сәлишев, район прокуроры вазыйфасын вакытлыча башкаручы, прокурор урынбасары И. М. Сәйфуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы бүлекчәсе начальнигы В. И. Хөсәенов чыгышы вакытында БР Эчке эшләр министрлыгы идарәсе вәкиле Р. А. Хәсәнова җитди җавап таләп итүче сораулар бирде. Төрле бүлек начальниклары һәм район полиция бүлеге җитәкчесе тулы һәм җентекле җаваплар бирде.


Гәрәй ХАЛИТОВ әзерләде.
Читайте нас: