+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 апрель 2018, 11:50

Беркайчан да югалмый торган “паспорт”

Дактилоскопия –папилляр рәсемнәрне яки кешенең бармак битендәге сызыкларны өйрәнүче фән. Аны чит илләрдә гражданнарны теркәгәндә киң кулланалар. Ә бездә хәлләр ничегрәк? Аңлатма алу өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлеге миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы И. Т. Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.

Илнар Тимербай улы, дактилоскопия турында сөйләп үтегезче?

- Һәркемнең дә беркайчан да югалмый торган “паспорты” бар. Ул бармак бите. Кешенең бармак битендәге эзләре охшатып ясап яки югалтып булмый торган уникаль документ. Нәкъ менә шуның өчен кеше бармакларындагы папилляр бизәкләрнең төзелеш үзенчәлекләре һәм аның шәхесе турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче дактилоскопик теркәү булдырылды да.

- Мондый теркәүнең максаты нидә?

- Ирекле дактилоскопия процедурасы бик мөһим. Ирекле дактилоскопия теркәве үткәрүнең максаты – кеше мәнфәгатен яклау, аның законлы хокукларын, сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү. Кешеләр бәхетсезлек очрагы корбаны булып, аның шәхесен документсыз ачыклау авыр булганда дактилоскопик мәгълүмат бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә ала. Шуңа күрә мондый теркәү барыннан да элек гражданнарның үзләре өчен мөһим һәм алар мәнфәгатендә эшләнә. Әйтик, олы яшьтәге кеше документларсыз гына кибеткә китә, ә юлда аның хәле начарлана. Аңсыз хәлдә аны дәваханәгә алып китәләр. Мәгълүматлар базасында аның бармак эзләре юк икән, туганнарына эзләргә туры киләчәк. Ә инде ул исем-шәрифләрен һәм яшәгән урынын да хәтерләмәсә, яки ялгыз булса? Мондый хәлдә билгесез кеше булып калу ихтималы зур.

- Дактилоскопик теркәү өчен нинди документлар таләп ителә?

- Ирекле дактилоскопия процедурасын үтү өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы бүлегенә тиешле үрнәктәге гариза тутырып тапшырырга кирәк. Гариза белән бергә Русия Федерациясе гражданины паспортын; 14 яше тулмаган Русия Федерациясе гражданнары өчен - туу турында таныклык; уллыкка алучы гариза биргәндә - уллыкка алу фактын раслаучы документ; үз опекасында булган шәхескә карата опекун гариза биргәндә - опекага алу турындагы фактны раслаучы документ; үзенең попечительлегендә булган шәхескә карата попечитель гариза биргәндә - попечительлек фактын раслаучы документ тапшырыла.

- Бу процедура озак эшләнәме һәм моның өчен түләргә кирәкме?

- Барысы да гражданнарның мөрәҗәгать иткән көнендә эшләнә һәм 40 минуттан да артык вакыт алмый. Аннары гражданинга ирекле дәүләт дактилоскопик теркәве үтү турында белешмә бирелә.

Бу хезмәт бушлай һәм бары тик гражданинның ризалыгы белән генә эшләнә.

- Җентекле аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт, Илнар Тимербай улы.

Гәрәй ХАЛИТОВ әңгәмәләште.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: