+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 июль 2018, 11:08

Торак нормаларга җавап бирергә тиеш

Федоровка районы гражданы мөрәҗәгатен карау кысаларында район прокуратурасы ятим балалар, ата-ана каравыннан калган балалар категориясенә кергәннәргә торак бирү өлкәсендә урындагы үзидарә органының торак кануниятен үтәвен тикшерде.

Муниципаль район хакимияте аукцион үткәрү юлы белән муниципаль берәмлек чикләрендә күпфатирлы йорттан фатир сатып алган һәм торакка мохтаҗлар исәбендә торучы мөрәҗәгать авторына тәкъдим иткән, тик торак торышы тиешле санитар һәм техник таләпләргә туры килмәү сәбәпле, гражданин махсуслаштырылган бинага наем килешүе төзүдән баш тарткан һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Прокуратура тикшерүе тарафыннан күпфатирлы йортның торак объектында һәм гомум милкендә санитар һәм техник нормаларны һәм кагыйдәләрне күпсанлы бозулар ачыкланды. Шул сәбәпле, муниципаль район хакимиятенә ачыкланган бозуларны бетерү таләбе белән күрсәтмә тапшырылды.

Моннан тыш, күпфатирлы йортның гомум милкендә ачыкланган бозулар факты буенча идарә итүче оешма җитәкчесе РФ КоАПның 14.1.3 маддәсе 2 өлеше буенча (күпфатирлы йортларга идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшкуарлык эше алып бару) 25 мең сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тарттырылды.

Прокуратура тикшерүеннән соң барлык вәкаләтле шәхесләр дә дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды, ә ачыкланган бозулар бетерелде.

Р. КУАНДЫКОВ,

прокурор ярдәмчесе.
Читайте нас: