+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 апрель 2019, 11:40

Юл-транспорт вакыйгасы урынын калдыру өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында законга кул куелды

РФ Президенты Владимир Путин юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан водительләр өчен җинаяти җаваплылыкны катгыйландыру турында законга кул куйды.

РФ Президенты Владимир Путин юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан водительләр өчен җинаяти җаваплылыкны катгыйландыру турында законга кул куйды. Әгәр дә авариядә кешеләр зыян күргән икән, качкан водитель 3 елга кадәр мәҗбүри эшләр башкарырга тиеш булачак яки 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Әгәр дә юл-транспорт вакыйгасында кеше һәлак булса – 2 елдан 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Һәлак булучылар ике кешедән артык булса, гаеплене 4 елдан 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр. Моңа кадәр авария урыныннан качкан өчен водитель таныклыгын 1 елдан 1,5 елга кадәр тартып алу яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган иде.

Закон проекты авторлары “юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качканнар анда калып, алкогольгә тест биргән кешеләрдән күпкә кимрәк җаваплылыка тарттырыла” дип саный. Элегрәк Дәүләт думасына кешеләр үлеменә китергән “исерек” аварияләр өчен 15 елга иректән мәхрүм итү турында закон проектын керткән иделәр. Документ авторлары мондый аварияләрне алдан уйлап башкарылган үтерүгә тиңләргә тәкъдим итте. Җаваплылыкны катгыйландыру исерек водительләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт вакыйгалары санын киметер, дип күзаллана.

(“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча).
Читайте нас: