+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 октябрь 2019, 13:00

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен яңалык бар

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт думасы икенче укылышта кабул итте. Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт думасы депутаты Вячеслав Володин җитәкләгән төркем тәкъдим итте. Әлеге закон буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 40 сәг түгел, 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Моннан тыш, эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, авыл хатын-кызларына өстәмә түләнергә тиеш була, дип яза Татар-информ. "Бүгенге көндә авылда яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукы федераль законда теркәлмәгән иде. Бу законны кабул иткәч, авылда яшәүче хатын-кызлар кыскартылган эш көне эшләгән өчен хезмәт хакы кимүдән, авыр хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне биреп бетермәүдән якланачак", - дигән Володин.
Матбугат.ру
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=26888
Читайте нас: