+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
13 март 2017, 15:45

Барына да тәмәке гаепле

21 февральдә 10.08 сәгатьтә янгын частена Өчбүләк авылыннан торак йорт януы турында хәбәр килә. Янгынны сүндергән вакытта 1964 елгы кешенең гәүдәсе табыла. Янгын тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан, дип фаразлана.

Бу көнне буран булганлыктан, авылга да, тыкрыкта урнашкан йортка да юл булмый, шуңа күрә янгын сүндерүчеләр белән беррәттән юлчылар да эшли. Авыл биләмәләре башлыкларына су чыганакларына илткән юлларны тазартып тотуга игътибар итәргә кушылды. Тиз арада янгынны сүндерү өчен ирекле янгын сүндерүчеләр командасы һәм дружиналарның бердәм эшен оештырырга кирәк. Күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләр, шулай ук ялгыз һәм олы яштәге кешеләр яшәгән йортларны һәм корылмаларны контрольдә тотарга кирәк.

Читайте нас: