+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
13 апрель 2018, 11:47

Дамба чыдамады

Җомга көнне төш вакытында таудан көчле кар суы Кузьминовка авылының Нагорная урамына агып төшкән. Буаның бер торбасы ашадан-аша туңу сәбәпле, икенчесе генә “эшләгән”. Таудан кинәт килеп төшкән су дамба аша үтеп, зур гына ерганак барлыкка килгән.

Әле бер үк вакытта юл булып хезмәт иткән плотина буйлап үтеп булмый. Федоровка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Е. Тыров әйтүенчә, зыян күрүчеләр юк.

- Бер өйне су басуы турында хәбәр булган иде. Әмма бу дөрес түгел булып чыкты, - диде ул. – Кешеләргә, мал-туарга һәм каралты-кураларга су басу куркынычы юк. Су юдыру нәтиҗәләрен кыска вакытта бетерәчәкбез. Җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәтен тергезәчәкбез, - дип ышандырды Евгений Валерьевич.

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеге буенча комиссия рәисе урынбасары, хакимият башлыгы урынбасары И. И. Нурлыгаянов районда язгы ташкын торышы турында мәгълүмат бирде.

- Бүгенге көндә район елгаларында һәм буаларында су дәрәҗәсе хәвеф белән янамый. Су басу ихтималы булган Батыр, Бала-Чытырман авыллары барысы да контрольдә. Әлеге вакытта Яңа Явыш авылы янында Ашкадар елгасының суы ярты метрга түбәнәйде, - диде ул. – Кузьминовкадагы хәлне дә күзәтеп торабыз. Бу очрак буенча шушы көннәрдә тәгаен чаралар күреләчәк, - диде Илдар Идһәм улы.

Кузьминовка авылы буасына якын яшәүчеләр кар суы аз булыр, дип өметләнеп ялгышты. Вакытында үз көчләре белән дамбадагы торбаны тазарткан булсалар, мондый җитди хәл тумаган да булыр иде.

Метеорологлар әйтүенчә, ташкынның көчле вакыты әлегә узмаган, су басу куркынычы да саклана. Димәк, тынычланырга иртәрәк. Чөнки атна ахырында көтелгән явым-төшемнәр кар эрүен көчәйтүе, елгаларда су күтәрелүе ихтимал.


Гәрәй ХАЛИТОВ.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: