+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
20 апрель 2018, 11:49

Беркемнең дә эше юк

Гончаровка авылының “Җиләккәй” балалар бакчасына килүчеләрне һәр көн иртән менә шундый күбекләнеп яткан сары күлләвек каршы ала. Аның яныннан үткәндә кечкенәләр куллары белән борынын каплый, ә әти-әниләр балалары таеп, шушы сасы канализация суына егылмасыннар өчен аларны я күтәреп, я булмаса ныклап җитәкләп үтә.

Бу “инеш” Салават Юлаев урамындагы 7нче йорт канализациясеннән агып чыга. Ә беркем дә шушы микробларны аяк киеменә ияртеп, бакча территориясенә, бина эчләренә, йортларга һәм оешмаларга таратуы турында уйламый. Җәйгә бу күлләвек кибәчәк, ә “хуш исен” җил таратачак…

Ата-аналарның берсе төрле инстанцияләргә шикаять белән мөрәҗәгать итеп караган иде инде. Пычрак суны суыртканнан соң чокыр тагы тулды һәм бакча капкасы каршында янә күлләвек барлыкка килде.

Тәрбиячеләр балаларга экология, туган авылы урамнарында тәртип турында нәрсә дип сөйләргә тиеш? Без, өлкәннәр, нинди үрнәк күрсәтәбез?

Ата-аналар исеменнән А. САБЛИН.

Алсу САБЛИНА фотосы.

Шушы мәсьәлә буенча авыл советы башлыгы Г. М. Идрисовка шалтыратып, кем дә булса аңа шушы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итү-итмәве, нинди чаралар күрелүе, моның ничек хәл ителәчәге турында сораштык. Һәм менә нәрсәләр белдек.

- Әйе, бу уңайдан авыл хакимиятенә балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналары да, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре дә мөрәҗәгать иткән иде. Без үз чиратыбызда “Жилсервис” җәмгыяте директоры А. Р. Насыйровага мөрәҗәгать иттек. Аннан безгә пычрак суны түгәргә машина җибәрделәр. Тик проблема шунда, бу йортта яшәүчеләр әлеге хезмәт өчен түләргә теләми. Коммуналь хуҗалык белән ике кеше генә килешү төзегән, алар түли, ә калганнарының теләге юк. Ассенизация машинасы үтә алмасын өчен аркылы бүрәнәләр дә ташлаганнар хәтта. Тагы бер тапкыр җыелыш үткәрергә, бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз.

С. ЗАЙЦЕВА әзерләде.
Читайте нас: