+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
6 сентябрь 2019, 18:04

Көннәр тагы суыта

Көннәр тагы суыта

Җәй салкын булды, ләкин моннан да салкынрак җәйләр булганы бар. Көз җылы килде, тик бу җылылык озакка түгел.Русия гидрометеорология үзәге августны да җылы дип фаразлаган иде, ләкин ул чынга ашмады. Моның сәбәбе – циркуляр факторлар, дип аңлата галимнәр. Җәй салкынча булса, көзнең беренче ае аномаль җылы булачак. Хәтта сентябрьнең беренче яртысында без үзебезне җәйгә әйләнеп кайткандай хис итәчәкбез икән. Чын көз 19-20 сентябрьдә башлана. Шушы көннәрдә температура 10 градус җылылыктан түбән төшә башлаячак. Сентябрь урталарында һава температурасы 20 градустан да җылырак булырга мөмкин. Аннан көннәр тагын суына. Халык бәрәңге уңышы өчен борчыла. Быел яңгырлы көннәр күп булганга, бәрәңгедә фитофтороза авыруы таралды. Бәрәңгене алгач, базга бик әйбәтләп тикшереп кенә салырга кирәк. Баз дымлы булса, бәрәңгене саклау кыенлашачак. Чөнки бәрәңгенең күзәнәкләрендә быел фитофтороза бар. Бүлбеләрне кояшта яхшылап җилләтергә тәкъдим итәләр.
Ватаным Татарстан.
Читайте нас: