+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
10 сентябрь 2019, 16:15

Төрмәдән качкан

9нчы Холык төзәтү колониясе каршындагы колония-поселениедән Туймазы егете Александр Костылев качкан. Аның юклыгын хөкем ителгәннәрне тикшерү вакытында күреп алганнар.
Тоткын чит милекне урлаган, шулай ук наркотик чараларының законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр өчен ирегеннән мәхрүм ителгән.
Русия Җинаятьләр кодексының 129 мәддәсе нигезендә колониядә тоткыннар саксыз тотыла. Учреждение хакимияте рөхсәте белән алар колония-поселениедән читтә йөри ала, ләкин колония урнашкан муниципаль берәмлек чикләреннән узарга хаклары юк. Моның өчен аерым рөхсәт алына. Хөкем ителүчеләр гадәти киемнәрен киеп йөрергә, үзләре белән акча һәм кыйммәтле әйберләр алырга мөмкин. Алар посылка алала, үзләре күпме тели, якыннары белән шул кадәр очраша ала.
Колониядән качып китүчеләр җәмгыятькә куркыныч тудыра, игътибарлы булыйк. Әгәр дә аны күрүчеләр булса, 02 телефонына шалтырату сорала.
"Кызыл таң"нан.
Читайте нас: