+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
18 сентябрь 2019, 13:30

Коткаручылар 83 яшьлек бабайны урманнан тапкан

16 сентябрьдә Авыргазы районының Төбәк авылында 83 яшьлек ир-ат югала.
Ул сарыклар көтүен көтә һәм өенә кайтмый. Бу хәл турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 17 сентябрьдә килә. Пенсионерны эзләргә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте, полицейскийлар һәм авыл халкы чыга. Бераздан адашкан көтүчене урманда тапканнар.
Ир-ат сарыклар көтүен көткән вакытта хайваннар урманга кереп киткән. Бабай алар артыннан китә һәм адаша. Сарыклар авылга кайта, ә менә көтүчене эзләп алып кайтырга туры килгән,- дип яза "Кызыл таң" гәзите.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: