+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
18 сентябрь 2019, 12:34

Юлда авария!

Шушы көннәрдә Федоровка районы юлларының берсендә иген тулы йөк машинасы капланды.

Кояшлы көннәрдә район басуларында уңыш җыю тулы көчкә бара. Берсе артыннан берсе йөк машиналары ашыга, кыйммәтле йөкне саклау урыннарына ташый. Тик ашыкканда күңелсез хәлләр дә булырга мөмкин. Шулай, Покровка авылыннан Стәрлебаш элеваторына китеп барган иген төягән йөк машинасы әйләнгән. Машина водителе борылышка кергәндә идарәне югалткан, нәтиҗәдә машина тагылмасы белән бергә сыртына ауган, иген юл читенә түгелгән. “Агро Сакмара Башкирия” җәмгыяте җитәкчесе Вальтер Борио хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк, иген җыеп алынган.Водительләр, юлларда игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез һәм күп тапкырлар сыналган “Җай барсаң - ерак китәрсең” дигән мәкальне онытмагыз!
Читайте нас: