+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
16 октябрь 2019, 14:24

Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешайды!

Соңгы ай мәгълүматларына күз салсак, көн саен диярлек җәяүлеләрне бәрдерү турында яңалыклар бар. Тугыз ай эчендә шундый 805 очрак теркәлгән. Бу юл-транспорт вакыйгаларының гомум саныннан һәр өченче очрак дигән сүз!

Соңгы ай мәгълүматларына күз салсак, көн саен диярлек җәяүлеләрне бәрдерү турында яңалыклар бар. Тугыз ай эчендә шундый 805 очрак теркәлгән. Бу юл-транспорт вакыйгаларының гомум саныннан һәр өченче очрак дигән сүз!

Анализга ярашлы, аларның 353е җәяүлеләрнең үз гаебе белән булган. Моннан тыш, һәлак булучыларның гомум саныннан һәр дүртенчесе җәяүле булган. Алар катнашлыгындагы үлемечле аварияләрнең 58ендә юл хәрәкәтендә җәяү катнашучылар үзләре гаепле.

Шул ук вакытта анализ нигезендә соңгы вакытта аварияләрнең бертөрле булуы күзәтелә. Кагыйдә буларак, бу тәүлекнең караңгы вакыты һәм авыллар, шәһәрләр арасындагы, авылларның үзләрендәге юлларның яктыртылмавы. Кара кием кигән кеше юлдан китеп бара. Еш кына ул исерек тә була. Мондый шартларда, аеруча начар һава торышы булса, водитель җәяүлене бик соң гына шәйләп кала, инде аны бәрдермәс өчен ни дә булса кылуга аның вакыты калмый. Тугыз ай эчендә төнлә 283 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларда 55 кеше һәлак булган, 236сы җәрәхәтләнгән.

Караңгыда җәяүлегә үз-үзен ничек тә булса билгеләргә кирәк. Якты кием киегез. Үзегез белән яктылык кайтаручы элементлары булган әйберләр йөртегез. Бу сезне күңелсез хәлләрдән саклап калыр, водительгә тизлеген киметү, хәрәкәт юнәлешен үзгәртү өчен вакыт калдырыр. Балалар турында онытмагыз! Дәресләргә алар тәүлекнең караңгы вакытында бара, кинәт кенә юлга чыгу ихтималлыклары бар. Водительләр, игътибарлы булыгыз! Ата-аналар, юлда үзләрен ничек тотарга кирәклеген балаларыгызның хәтеренә төшереп алырга онытмагыз.


Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: