-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
18 октябрь 2019, 13:12

Мутлашучылар тозагына эләккәннәр

Фёдоровка районының бер фермеры быел кышын теплицасында яшелчәләр үстереп карарга була һәм интернеттан тиз өлгерешле кыяр орлыгы эзләргә тотына.

Фёдоровка районының бер фермеры быел кышын теплицасында яшелчәләр үстереп карарга була һәм интернеттан тиз өлгерешле кыяр орлыгы эзләргә тотына. Кирәкле белдерүне табып, шунда ук күрсәтелгән номер буенча шалтыратып, товарга заказ бирә. Ике-өч көн дә үтми, кыяр орлыгы почта аша килеп җитә. Фермер өч мең акчасын түләп, тартманы ачып карый, тик ни күзләре белән күрсен, орлык урынына туфрак салып җибәргәннәр бит!

Тагы да бер таныш апа җәй айларында организмындагы вирус- паразитлардан котылу теләге белән төрле үсемлекләрдән ясалган даруга заказ бирә. Товарны ала, аны эчеп карый, тик даруның бер тәме дә, исе дә булмый. Шунда ул үзенең алданганын, дару урынына су эчкәнен аңлый. Ә бит ул да ике меңнән артык акчасын чыгарып сала.

Менә шулай, дуслар! Почта аша ни дә булса яздырып алырга телисез икән, уяу булыгыз, мутлашучылар тозагына эләгә күрмәгез.


Автор фотосы.
Читайте нас: