+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
13 гыйнвар 2020, 14:20

Башкортстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Бүген урыны белән бозлавык, җилнең көчәюе, буран чыгуы көтелә, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә.

Бүген урыны белән бозлавык, җилнең көчәюе, буран чыгуы көтелә, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә.
“12 гыйнварның 20.00 сәгатеннән башлап 13 гыйнварның 20.00 сәгатенә кадәр төбәктә болытлы һава торышы булуы көтелә. Төнлә урыны белән кар, көндез шулай ук кар явуы, аерым районнарда бозлавык булуы, буран чыгуы, юлларда кар өемнәре барлыкка килүе мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә -5, -10, көндез -3, -8 градус. Автомобиль юлларында күрү дәрәҗәсе 500-1000 метрга кадәр начараячак ”, - дип искәрттеләр МЧСта.
Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: