+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
30 гыйнвар 2020, 14:25

Башкортстанда коронавирус симптомнары булган тәүге авырулар барлыгы ачыкланды

27 гыйнварда Кытайдан Уфага баласы белән әни кеше кайткан. Аларның температурасы югары булуы билгеле. Тагы бер пассажир белән аларны инфекцион дәваханәгә озатканнар.

27 гыйнварда Кытайдан Уфага баласы белән әни кеше кайткан. Аларның температурасы югары булуы билгеле. Тагы бер пассажир белән аларны инфекцион дәваханәгә озатканнар, анализларын Новосибирск шәһәрендәге лабораториягә җибәргәннәр. Элегрәк охшаш симптомнар белән баласы белән әти кешене дә дәваханәгә салган иделәр. Аларның анализларында коронавирус барлыгы расланмады.
Әле республикабызның башкаласына Кытай, Таиланд, Вьетнамнан килүче бар кешеләрне тепловизорлар ярдәмендә тикшерәләр. Температуралары югары булган пассажирларны медосмотрга юнәлтәләр.
Яңалык чыганагы: https://www.kommersant.ru/?from=logo
Фото: Александр Кряжев / РИА Новости
Читайте нас: