+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
3 февраль 2020, 16:55

Бүреләр түгел, боланнар

Менә инде берничә көн мессенджерларда күрше төбәкләрдән безгә килүче бүреләр төркеме турында мәгълүмат йөри. Ватсапта бер-берсенә шул бүреләр төшерелгән видеоны җибәрәләр.

Менә инде берничә көн мессенджерларда күрше төбәкләрдән безгә килүче бүреләр төркеме турында мәгълүмат йөри. Ватсапта бер-берсенә шул бүреләр төшерелгән видеоны җибәрәләр. Әммә, җентекләбрәк карасаң, аларның бүреләр түгел, ә кар астыннан тыныч кына үзләренә азык эзләп йөрүче боланнар икәнен шәйләргә мөмкин. Видео үзе Башкортстанда түгел, Новосибирск өлкәсендә төшерелгән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән берлектә хайваннар дөньясы объектларына күзәтү үткәрде һәм мәгълүматның дөрес түгеллеген билгеләде. БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алик Шәрәфетдинов республика халкыннан тынычлык саклауларын, тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануларын үтенде.
Мессенджерлардагы хәбәрләргә килгәндә – мәгълүматны якыннарыгызга, туганнарыгызга җибәрер алдыннан хис-тойгыларыгызны “сүндереп”, хәбәрнең дөреслеген тикшерүегез сорала. Интернетта ялган мәгълүмат таратучыларга 30 меңнән 100 меңгә кадәр штраф салыну мөмкинлеген онытмагыз.
Читайте нас: