+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
3 февраль 2020, 14:15

Мәләвездә автомобиль шартлады

Мәләвез шәһәренең 4нче газ заправкалау станциясендә ягулык тутыру вакытында автомобиль шартлаган.

Мәләвез шәһәренең 4нче газ заправкалау станциясендә ягулык тутыру вакытында автомобиль шартлаган. Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Элеватор мәйданы, 29 адресы буенча урнашкан станциядә заправкалау вакытында “Рено-Логан” автомобиленең багажнигында газ баллоны шартлаган. Бәхеткә күрә, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк – машинада беркем дә булмаган, ә водитель үзе бу вакытта касса янында акча түләп торган. Машина эчендә кешеләр калган булса, ни булырын күз алдына да китерүе авыр...
Автомобильләрдә газ баллоннары шартлавы турында еш кына ишетеп торабыз. Шуңа да, экономия артыннан куганда (водительләр еш кына газ җиһазын акчаларын экономияләргә теләп урнаштыра, бензинга хак көннән-көн арта бара бит ), хәвефсезлек кагыйдәләре, тиешле җиһазны дөрес итеп урнаштыру кирәклеге турында да онытмасалар иде.
Читайте нас: