+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
4 июнь 2020, 13:05

Путин Норильскта гадәттән тыш хәл режимын кертте

Русия Президенты Владимир Путин Норильскта федераль дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимын кертте. Хәтерегезгә төшерәбез, анда 29 майда нефть продуктлары түгелгән иде.

Русия Президенты Владимир Путин Норильскта федераль дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимын кертте. Хәтерегезгә төшерәбез, анда 29 майда нефть продуктлары түгелгән иде. Резервуарларның берсе ачылу аркасында Надеждин металлургия заводының сәнәгать мәйданчыгына зур күләмдә нефть продуктлары түгелде. Ягулыкның бер өлеше Амбарная елгасына да эләккән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев гадәттән тыш хәл режимын кертү федераль дәрәҗәсендә көчләр һәм чараларны файдаланырга мөмкинлек бирәчәген белдерде. Владимир Путин моның белән килеште һәм дизель ягулыгы түгелүенең эземтәләрен бетерү буенча кичекмәстән чаралар күрергә кушты.
Дәүләт башлыгы ягулык түгелүенең чыганагы булган компанияне җаваплылыкка чакырды. “Без мондый гадәттән тыш хәлләр турында социаль челтәрләрдән белергә тиешме? Сезнең сәламәтлегегез белән анда бар да тәртиптәме?”, - диде ул ягулык түгелүен ликвидацияләү буенча киңәшмәдә компания җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп.
#ВладимирПутин
#ГадәттәнТышХәлНорильск
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: