+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
27 октябрь 2020, 17:21

Фёдоровка районының Яңа Софиевка авылында янгын ике бала белән әниләренең гомерен өзә

26 октябрьдә әлеге авылның Беренче урамында агач өй янып китә. Диспетчерлык хезмәтенә янгын турында хәбәр 11 сәгать 06 минутта килә.

26 октябрьдә әлеге авылның Беренче урамында агач өй янып китә. Диспетчерлык хезмәтенә янгын турында хәбәр 11 сәгать 06 минутта килә.
Янгын сүндерүгә 6 данә техника, шул исәптән 92нче янгын сүндерү-коткару часте, Бала Чытырман һәм Михайловка авыл биләмәләренең ирекле янгын сүндерү командалары бара.
Каты җил һәм янгынны бик соң ачыклау сүндерүчеләрнең эшен катлауландыра.
Кызганычка каршы, янгында 41 яшьлек хатын, аның ике - биш һәм өч яшьлек уллары һәлак була. Һәлак булганнарның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Читайте нас: