-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
2 ноябрь 2020, 11:32

Путин җир тетрәүдән соң грекларның кайгыларын уртаклашты

Русия Президенты Владимир Путин Эгей диңгезендәге көчле җир тетрәүдән соң Грециянең премьер-министры Кириакос Мицотакиска кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Русия Президенты Владимир Путин Эгей диңгезендәге көчле җир тетрәүдән соң Грециянең премьер-министры Кириакос Мицотакиска кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Бу турыда Кремльнең сайтында хәбәр ителә.
«Бу каза аркасында зыян күргән барлык Греция халкының кайгысын уртаклашам, илнең зыян күргән районнарының тизрәк тергезелүен телим», - диелә Русия лидерының хәбәрендә. Путин шулай ук Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга да телеграмма җибәргән.
Җир тетрәү Эгей диңгезендә 30 октябрьдә булды. 6,9 магнитудалы тетрәү Грециянең якын утрауларына барып җитте. Бу илдә дистәләгән җәрәхәтләнүче һәм ике һәлак булган бала турында хәбәр иткән иделәр. Тик Төркия өчен касафатның эземтәләре моннан да зуррак булган. Бу илнең Измир провинциясендә 25 кеше һәлак булган, 800дән артык кеше зыян күргән.
#ВладимирПутин
#ҖирТетрәү
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Фото: Фото: Алексей Дружинин / Reuters
Читайте нас: