+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
10 ноябрь 2020, 11:12

Әлиев Путин алдында бәреп төшерелгән вертолет өчен гафу үтенде

Әзербайҗан президенты Илһам Әлиев Русия лидеры Владимир Путин белән телефон аша сөйләшүе баршында Әрмәнстан өстеннән очып барган Ми-24 вертолетын бәреп төшерүләре өчен гафу үтенде.

Әзербайҗан президенты Илһам Әлиев Русия лидеры Владимир Путин белән телефон аша сөйләшүе баршында Әрмәнстан өстеннән очып барган Ми-24 вертолетын бәреп төшерүләре өчен гафу үтенде.
«Президент Илһам Әлиев фаҗига өчен гафу үтенеп, караңгы вакытта вертолетны Әрмәнстан Хәрби-һава көчләре вертолеты итеп кабул итүләрен белдерде», - дип билгелиләр Әлиевның мәгълүмат хезмәтендә. Анда шулай ук президентның гаепле затларны табарга һәм аларга җәза бирергә, кулланылган санкцияләр турында Русия ягына хәбәр итәргә вәгъдә итүен дә әйтәләр.
Моннан тыш Әзербайҗан лидеры һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Җавап итеп Путин мондый инцидентларның булырга тиеш түгеллеген билгеләде. Илләр лидерлары киләчәктә мондый хәлләр булмаячагына ышаныч белдерде.
9 ноябрьдә Бакуда хәрбиләр күчмә зенит ракета комплексыннан Русия кораллы көчләренә караган Ми-24 вертолетын бәреп төшерүләре турында билгеле булды. Аның экипажының ике әгъзасы һәләк булды. Рәсми мәгълүматлар буенча, ул Әрмәнстан территориясендә урнашкан Русия хәрби базасының автоколоннасын озатып барган. Баку үзенең гаебен таныды һәм компенсация түләргә әзерлеген белдерде.
#ВладимирПутин
#ИлһамӘлиев
#Ми24
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Фото: РИА Новости
Читайте нас: