+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
12 Май 2021, 09:59

Путин Казан мәктәбендәге атыштан соң йөкләмәләр бирде

Аерып алганда, Путин Росгвардия башлыгы Виктор Золотовка ашыгыч рәвештә гражданнар куллана алган корал төрләре турында яңа положениены эшләргә кушты. Шулай ук Президент Казанга Саулык саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашконы һәм Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовны җибәрде.

Русия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендәге атыштан соң йөкләмәләр бирде. Бу турыда дәүләт башлыгының мәгълүмат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итә, дип яза ТАСС.
Аерып алганда, Путин Росгвардия башлыгы Виктор Золотовка ашыгыч рәвештә гражданнар куллана алган корал төрләре турында яңа положениены эшләргә кушты. Шулай ук Президент Казанга Саулык саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашконы һәм Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовны җибәрде. Русия лидеры зыян күргән балаларга барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә кушты.
Владимир Путин шулай ук атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балаларның ата-аналарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Гадәттән тыш хәл кичә иртән Казан шәһәренең Фәйзи урамындагы мәктәбендә булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, атыш нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булган, 20 кеше җәрәхәтләнгән.
#ВладимирПутин
#КазанМәктәбендәгеАтыш
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Фото: Максим Богодвид / РИА Новости
Читайте нас: