+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
8 июль 2021, 08:27

Путин Камчаткада Ан-26 самолетының һәлакәткә очравы сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Русия Президенты Владимир Путин Камчатка крае губернаторы Владимир Солодовка бортында 28 кеше булган Ан-26 самолетының һәлакәткә очравы сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма җибәрде.

Путин Камчаткада Ан-26 самолетының һәлакәткә очравы сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде
Путин Камчаткада Ан-26 самолетының һәлакәткә очравы сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Русия Президенты Владимир Путин Камчатка крае губернаторы Владимир Солодовка бортында 28 кеше булган Ан-26 самолетының һәлакәткә очравы сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма җибәрде. Бу турыда Кремльнең сайтында хәбәр ителә.

          Путин төбәк башлыгыннан һәлак булганнар гаиләләренә һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүен үтенгән.

          6 июль иртән Петропавловск-Камчатскийдан Палана поселогына рейс башкаручы Ан-26 экипажы бәйләнешкә чыкмый башлый. Самолетның бортында 6 экипаж әгъзасы һәм 22 пассажир була. Көндез коткаручылар аэропорттан ерак түгел Пятибратка сопкасында һава судносының ватыкларын тапкан.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: