+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хәл-вакыйгалар
12 июль 2021, 10:23

Путин Чиләбе өлкәсендә янгыннар белән хәл буенча йөкләмәләр биргән

Русия президенты Владимир Путин Чиләбе өлкәсендә янгыннар аркасында эвакуацияләнгән балаларны Кара диңгезгә ял итәргә җибәрергә кушты, дип хәбәр итә ТАСС.

          Шимбә, 10 июльдә, Русия лидеры телефон аша Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслерның төбәктә янгыннар буенча хәл турындагы докладын кабул итте. «Губернатор президентка янып китү хәвефе аркасында савыктыру лагереннән һәм интернаттан йөздән артык баланы эвакуацияләү турында хәбәр итте», - ди Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.

          Дәүләт башлыгы карары буенча Текслер «янгын юк иткән торакны тергезү буенча тәкъдимнәр кертергә» тиеш булачак.

          Элегрәк Чиләбе өлкәсендә янгынның мәйданы берничә тапкыр – 14 мең гектарга кадәр артуы турында хәбәр ителгән иде. Әлеге вакытта янгыннар аркасында 350дән артык кеше, шул исәптән 150 бала эвакуацияләнгән.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: