+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 апрель 2021, 09:07

Стәрлетамак районының Үзәкләштерелгән китапханә системасында яңа персонажлар

Стәрлетамак районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы эш өчен кирәкле яңа әйберләр алды. «Мәдәният» милли проекты кысаларында яңа буын муниципаль модельле китапханәләрне заманчалаштыру проекты буенча Түбәнге Новгород шәһәреннән зур курчаклар кайтартылды.

«Курчаклар – телевизор экраннарыннан яки иллюстрацияләрдән төшкән чын персонажлар кебек. Аларны күрү белән елмаясы килә, алар балаларның игътибарын чагулыклары белән җәлеп итәләр!», - дип билгели Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Т. Афанасьева.
Хәзер Наумовка модельле авыл китапханәсендә яшь китап укучыларны Зирәк Ябалак, Песи Матроскин, Клоун Вася һәм Аю Григорий каршы алачак.
#МәдәниятМиллиПроекты
#КитапханәләрнеЗаманчалаштыру
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык һәм фото чыганагы: https://culture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: