-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 Май 2021, 09:08

«Экспериментаниум» музее бәйрәм айканлы үз ишекләрен ачты

Ел саен 18 майда бар дөнья буенча Музейлар көне билгеләнә. Бу бәйрәм айканлы караиделлеләр Башкортстан Республикасы Караидел авылының Яңа буын үзәк район модельле смарт-китапханәсендә уникаль музейны барып күрә алган. Ул «Мәдәният» милли проекты кысаларында булдырылган һәм күптән түгел генә үз ишекләрен ачкан.

Музейда фәннең төп өлешләрен үз эченә алган интерактив экспозиция тәкъдим ителә. Һәр залда тикшереп, җыеп булган экспонатлар, башваткычлар урнаштырылган. Бу музейда экспонатларга тияргә ярый гына түгел, кирәк тә. Музейлар көнендә бирегә килгәннәр виртуаль чынбарлык күзлекләрендә космос атмосферасына чума, үзләренең магнит күперен төзи, интерактив глобуста илләрне һәм башкалаларны искә төшерә алды. Балалар викторина сорауларына җавап бирде һәм тагы килергә сүз бирде.
#МәдәниятМиллиПроекты
#МузейларКөне
#Экспериментаниум
Яңалык һәм фото чыганагы: https://culture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: