+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 июль 2021, 10:22

Милли проект кысаларында Башкортстанның Федоровка районы мәдәният хезмәткәрләре квалификацияләрен арттыра

2021 ел башыннан «Мәдәният» милли проекты кысаларында Федоровка районы Мәдәният йортының дүрт хезмәткәре квалификацияләрен арттырган.

Милли проект кысаларында Башкортстанның Федоровка районы мәдәният хезмәткәрләре квалификацияләрен арттыра
Милли проект кысаларында Башкортстанның Федоровка районы мәдәният хезмәткәрләре квалификацияләрен арттыра

2021 ел башыннан «Мәдәният» милли проекты кысаларында Федоровка районы Мәдәният йортының дүрт хезмәткәре квалификацияләрен арттырган. Алар: художество җитәкчесе Анна Подрядова, мәдәни оештыручы Василий Мингалев, Олы Чытырман авыл мәдәният йорты мөдире Рәйсә Атангулова һәм Югары Явыш авыл мәдәният йорты мөдире Лүзия Дашкина. Быел тагын биш белгечне укыту планлаштырыла. Бу милли проект буенча 2020 елда Федоровка районы мәдәният учреждениеләренең 11 белгече квалификация арттырган.

          Хәтерегезгә төшерәбез, «Мәдәният» милли проекты Русия Федерациясе Президенты указына ярашлы булдырылган иде. Аның структурасына өч төбәк проекты: «Милли мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Санлы мәдәният» керә.

          Барлык бу проектлар буенча да Федоровка район хакимияте һәм БР Мәдәният министрлыгы аларны тормышка ашыру буенча килешүләр төзегән. Һәр елга максатлы күрсәткечләр билгеләнгән.

Автор фотосы.

Читайте нас: