+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 июль 2021, 09:21

«Мәдәният» милли проекты кысаларында Федоровка районы мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы яхшыра

Ел саен Федоровка районы мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре «Мәдәният» милли проекты буенча тормышка ашырылучы «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» һәм «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» конкурсларында катнаша. Конкурс җиңүчеләренә бүленгән акчага учреждениеләрнең матди-техник базасы яхшыртыла, яңа мөмкинлекләр ачыла.

          Шулай, узган елда Федоровка районы Бала Чытырман авылының модельле китапханәсе «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» конкурсы җиңүчесе булды. Алынган акчага лазер, монохром күпфункцияле җиһаз һәм компьютер сатып алынган, 198 китап кайтартылган. Компьютер булгач китапханәгә килүчеләр интернетта кирәкле материаллар таба, электрон почта белән файдалана, кирәкле документларының күчермәләрен ясый ала. Мәгълүмат технологияләрен кертү белән нәшрият эшчәнлеге үстереләчәк, кече форматтагы басмалар: китапханәнең тематик буклетлары, мәгълүмати исемлекләр, брошюралар, чараларга чакыру билетлары бастырылачак. Компьютер техникасын куллану аркасында күләмле чаралар истә калырлык булачак.

          Тагы да иң мөһиме – заманча укучының мохтаҗлыкларына җавап бирә алырлык яңа китаплар кайтартылуы. Аерып алганда, китапханәгә кайтартылган яңа китаплар арасында нәфис әдәбият, классика, заманча әсәрләр, балалар әдәбияты бар.

          2020 елда «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» Федоровка авылы үзәк балалар китапханәсе мөдире Имангулова Екатерина Юрьевна булган иде. Ул акчалата бүләк алды.

Читайте нас: