+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 август 2021, 09:05

Стәрлетамак районы заманча күчмә автоклуб алды

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Стәрлетамак районының Мәдәният сараена күпфункцияле автоклуб кайтартылды.

          Тәгәрмәчле авыл мәдәният йортлары сәхнәгә, кинотеатрга, китапханәгә әверелә алган автотранспорт чарасы ул.

          «Автоклублар аркасында авылларда мәдәни тормыш кызыклырак, төрлерәк була бара. Мәдәният йортлары, концерт заллары булмаган бәләкәй һәм ерак авылларда автоклубыбыз ярдәмгә киләчәк», - ди Мәдәният сарае хезмәткәрләре.

          2021 елда «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Башкортстан Республикасының Аскын, Кырмыскалы һәм Стәрлетамак районнары күчмә мәдәният йортлары алды. Дуван һәм Салават районнары да автоклублар кайтартылуын көтә.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://culture.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: