+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 декабрь 2021, 09:07

Акъярда 3D-кинозал ачылды

Хәйбулла районында 50 урынлык «Бөркет» 3D-кинозалы ачылды. Бу проект «Мәдәният» милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы «Кино фондының» Русиянең кече шәһәрләрен кинофикацияләү буенча программасы аркасында мөмкин булды.  

Грант акчасына заманча кино җиһазлары: 2D һәм 3D эффектлы экран, лазер проекторлы җиһаз, тавыш системасы, уңайлы креслолар алынган. Җиһазны «Крисберг» компаниясе китергән.

Беренчеләрдән булып кинозалга яшь кино яратучылар килгән, аларга мультипликацион фильм күрсәткәннәр.

Яңа кинозалның репертуар планын А. Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе башкарачак. Анда үзебездә һәм чит илләрдә төшерелгән фильмнар, шулай ук башкорт кинематографистларының фильмнары керәчәк.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://haibulla.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: