+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 декабрь 2021, 09:12

Чакмагыш районында Өлкәннәр йортында концерт куйганнар

«Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Чакмагыш Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәҗәп авылындагы Өлкәннәр йортында һәм Бакалы психоневрологик интернатының Яңа Балтач авылындагы филиалында концертлар куйган.

          «Изгелек һәм өмет елмаюы» концерт программасында күңелле җырлар һәм биюләр булган.

          «Артистларыбызның мондый тамашачы алдында кичергән тойгыларын аңлатып бетерерлек түгел. Көчле алкышлар, яшькә манчылган күзләр һәм шул ук вакытта шатлыклы елмаюларны күрде алар! Мондый игътибарлы тамашачыларны күргән юк иде әле», - дип сөйли Рәҗәп авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Альбина Имаева.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://chekmagush.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: