Илеш районының Бишкурай модельле китапханәсе «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗади кешеләр» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме» программасы буенча үткәрелгән конкурста җиңү яулаган.
Китапханәгә матди-техник базаны ныгыту өчен 119 мең сумнан артык акча бирелгән.
- «Мәдәният» гомумдәүләт проекты мәдәният учреждениеләрен төзү һәм модернизацияләү өчен мөмкинлекләр арттыра. Китапханәнең иң яхшылар рәтенә керүенә без бик шат. Акчалата алган бүләкне китап фондын яңартуга тотындык. Бу китап укучыларының санын арттыруга булышлык итте», - дип сөенүен белдергән китапханә хезмәткәре Рафилә Галемханова.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://culture.bashkortostan.ru/