+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 июнь 2022, 07:25

БР Стәрлетамак районы Наумовка модельле авыл китапханәсендә робот «Наум» эшли!

БР Стәрлетамак районы Наумовка модельле авыл китапханәсе Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылучы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган һәм заманча мәйданга әверелгән. 

Яңартылган китапханә яңа функциональ зоналарга бүленгән. Шуларның иң зурысының мәйданы 168 квадрат метр тәшкил итә. Бу - иң күп функцияле «Гаилә кунакханәсе». Ул «Мәгълүмати-белешмә зонасы», «Тынлык зонасы», «Тифлозона», «Электрон уку залы», «Вакыйгалар мәйданчыгы», китап һәм вакытлы басмаларны ирекле сайлау зоналарыннан тора.

Авыл халкының заманча ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бу залда заманча компьютер һәм күчермә техникасы, мультимедиа, тавыш, интерактив җайланмалар урнаштырылган.

«Гаилә кунакханәсе» — ул бер үк вакытта ирекле уку урыны һәм социаль-мәдәни үзәк, күмәк һәм индивидуаль эш мәйданчыгы да. Залда WiFi зонасы урнаштырылган, бу исә китапханәнең һәм үз җайланмаларыңны Интернетка тоташтыру һәм куллану мөмкинлеге бирә.

Әлеге залның китап фондын һәм вакытлы басмаларын иркен кулланып була. Китапханәгә килүчеләрне интерактив «китапханәче» - робот «Наум» каршы ала.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://str-cbs.ru/category/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: